Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова «акыл өйрәтүче» инстачыларга: «Нишләп утырасыз кеше өендә?»

Җырчы үзеннән гаеп эзләүче виртуаль дусларына мөрәҗәгать иткән.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова виртуаль дусларына мөрәҗәгать иткән. Ул Инстаграмга үз сәхифәсенә кунакка керүчеләрне тыйнак булырга өнди.

«Менә сез күз алдыгызга китерегез әле. Сез өй саласыз, ди. Аны олы мәхәббәт белән бизисез, җылытасыз, яратасыз. Дуслар, туганнар, яхшы кешеләр кунакка килсен дип ишегегезне ачып куясыз һәм кемдер килеп, түренә менеп утыра да сиңа акыл сатарга тотына. «Монысын дөрес ясамагансың, үзең кеше түгел, дөрес сөйләшмисең, дөрес яшәмисең…

Кызык, әйеме? Ә кем чакырды соң сезне? Гафу итегез, сүгенеп язасы килә. Нишләп утырасыз соң сез кеше өендә? Бу минем аккаунт! Бу мин салган өй! Кунак булсаң, тыйнак бул, диләр…

Кемнәр изге күңел белән кунакка килгән, мин сезгә бик шатмын! Рәхим итегез! Түремә узыгыз», — дип язган җырчы.

Изге күңелле инстачылар җырчы белән килешкән, «акыл өйрәтүчеләрне» кара исемлеккә кертергә тәкъдим иткәннәр.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/23-11-2020/ils-ya-b-dretdinova-akyl-yr-t-che-instachylarga-nishl-p-utyrasyz-keshe-end-5787189

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев