Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инспекторлар башы җәрәхәтле баланы хастаханәгә илтергә булышкан

Инспекторларга такси йөртүче мөрәҗәгать иткән, аның машинасында башы җәрәхәтләнгән бала булган.

Казан инспекторлары башы җәрәхәтле баланы хастаханәгә илтергә булышкан. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә постта булган юл-патруль хезмәте инспекторлары Фәнис Хәйретдинов һәм Инсаф Хәмидуллинга такси шоферы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Автомобиль йөртүче салонда башында җәрәхәттән кан саркыган яшь ярымлык бала белән хатын-кыз булуын аңлаткан.

Бу хәл турында кизү частена хәбәр итеп, инспекторлар баланы әнисе белән якындагы хастаханәгә кадәр алып барырга булышкан. Берничә минуттан соң алар урында булган һәм анда балага медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Сабыйның әти-әниләре юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә битараф булмаган һәм күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдергәннәр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/19-11-2020/kazan-inspektorlary-bashy-r-h-tle-balany-hastahan-g-ilterg-bulyshkan-5786746

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев