Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Йөрәктән-йөрәккә» ункөнлегенә нәтиҗә ясалды

Районыбызда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлегенә йомгак ясап, хәйрия марафоны булып узды.

Яңа Әтнә мәдәният йортында «Йөрәктән-йөрәккә»  дип исемләнгән  хәйрия марафоны кысаларында концерт узды.

Авыруны берәү дә сорап алмый. Кемдер тумыштан Аллаһ Тәгалә язган язмышына риза булып яши, кайберәүләргә бу сынау көтмәгәндә килә.
Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Елның елында районыбызда декабрьнең 1еннән инвалидлар ункөнлеге башланып китә.Әлеге ункөнлек кысаларында район мәктәпләрендә, мәдәният йортларында төрле чаралар узды. Райондашларыбыз көчләреннән килгәнчә мөмкинлекләре чикле якташларыбызга ярдәм кулы суздылар. 

Яңа Әтнә мәдәният йортында узган хәйрия марафоны әдеге эшләргә нәтиҗә ясау булды. Иң элек мәдәният йортына килүчеләрне бүгенге көндә балаларның гына түгел өлкәннәрнең дә яраткан персонажы булган Чебурашка һәм Панда каршы алды.  Алар өлкәннәргә дә күңелле мизгелләр бүләк иттеләр. Хәйрия марафоны сәхнәдә җыр-бию һәм видеороликлар белән үрелеп барды. Хәтта тамашага кыш бабай белән кар кызы да килде. Алар өч балага бүләкләрен тапшырдылар. Хәйрия марафонында район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та чыгыш ясады. Аның сүзләренчә ункөнлек барышында райондашларыбыз ярдәме белән 500 мең сумнан артык ача җыелган. Әлеге акчалар мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #атнинскийрайон