Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Караклык ачылмый калмый

Узган эшкә салават дип әйтергә яратсак та, бу караклык кебек яман эшләргә бер ничек тә кагылмый.

Узган елның ноябръ аенда Х.атлы бер райондашыбыз икенче бер райондаш ханымның ишек алдыннан 14543 сумлык тимер томыр урлап чыга.Шул исәптән,3504 сумлык 12металл торба,6552 сумлык 3 мангал,2697 сумлык металл, 1790 сумлык чуен ванналар була анда.Курше генә торуыннан файдалана Х.,хуҗалар исә җәйгә генә кайтып торучылар була."Әлеге эш буенча җинаять эше ачылды,тикшерү бара",- дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигьмәтҗанова.Шулай шул,кырын эш кырык елдан соң да беленми калмый.Иң яхшысы - караклашмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев