Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Картаям” дип әйтә күрмәгез

Бала сәламәтлеге аның өчен һәрвакыт беренче урында

Районыбызда аны белмәгән берәр әни кеше бар микән? Яшьләр булса гына, бәлки.

Әмма алар арасында да аның исемен ишетми калучылар юктыр. Кемнеңдер күңеленә бик таләпчән һәм үткер сүзле булып кереп калгандыр ул. Кемгәдер бик якын һәм ягымлы тоелгандыр. Ләкин шунысы бәхәссез – тирән белемле, югары һөнәри осталыкка ия, тынгысыз һәм үҗәт, бала сәламәтлеге өчен җанын бирергә әзер кеше. Кем турында сүз баруын инде күпләр аңлап та алгандыр. Әйе, әйе, күп еллар дәвамында район хастаханәсендә балалар табибы булып хезмәт куйган, алай гына да түгел, бар гомерен, бар белемен, бар тырышлыгын шушы һөнәргә багышлаган шәхес – Нәкыя Нургали кызы Бариева турында сүзем.

Сабыеңны коридорның аргы башыннан ук күреп алып, үзе генә яратып әйтә торган исемнәре белән атап, кулларына алып сөяр, шул арада балаң турында синнән дә сорашып алырга өлгерер. Үзенә генә хас үзенчәлекле тавышы белән тирә-якны яңгыратып көләр, мактап-үсендереп җибәрер, шунда ук ачуланып та куярга мөмкин. Нәкыя апа каршында син, урыс әйтмешли, как черт перед ладаном. Бөтенесен күрә, аннан берни яшереп кала алмыйсың – һөнәри осталык, тәҗрибә иң югары дәрәҗәдә. Балаңның авырлыгы, буе, сәламәтлеге тиешле параметрларга туры килә икән – димәк, Нәкыя апа дигәнчә. Ә инде киресенчә булса, тиешле киңәшләрен биреп, һәрвакыт туры юлны күрсәтер. Бала сәламәтлеге аның өчен һәрвакыт беренче урында.

Тагын бер үзенчәлеге – ул бик җитез. Әле генә бүлмәсеннән берәр бала белән гөр-гөр килеп сөйләшкәне ишетелсә, берничә мизгелдән инде аның тавышы бала табу бүлегендә яңгырый. Берәү дә читтә калмый, бер нигә дә битараф калмас. Яңа әни булганнарга киңәшләрен биреп, бала сәламәтлеген саклауда үз фикерләре белән уртаклашыр. Һәрчак елмаеп торган күзләреннән үзенә бер нур бөркелер. Ә эш тәҗрибәсе хакында әйтеп торасы да юк.

1969 елда Казан дәүләт медицина институтының педиатрия бүлегенә укырга кергән Нәкыя Нургали кызы аны 1975 елда тәмамлый. Бер ел интернатурадан соң туып үскән Әтнәсенә кайта ул. Әнә шул көннән лаеклы ялга киткәнче күпме бала узмады икән аның кечкенә генә, нәфис куллары аша. Әле бит ул сабыйлар арасында да төрлесе бар – кемгә үзе дәвалау билгели, кайсысын Казанга, башкала табиблары канаты астына җибәрү кирәк. Җанытәне белән һөнәренә бирелгән Нәкыя Нургали кызының вакытында куелган диагнозлары, дәвалау алымнары, тынгысызлыгы нәтиҗәсендә күпме бала әти-әнисен сөендереп, авырулардан арынган, үсеп җитеп тормышта үз юлын тапкан.

Бүген дә, инде байтак еллар лаеклы ялда булуына карамастан, һәрвакыт хәрәкәттә Нәкыя апа. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара, үз-үзенә карата бик таләпчән ул. Кечкенә дә – төш кенә, дип нәкъ менә андыйларны атыйлардыр, мөгаен. Һәрвакыт шундый булып калсын, күзләре сөенечтән генә балкысын. Кызларының игелеген күреп, якыннары хөрмәтендә узсын алдагы көннәре дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев