Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәкләремне өздең

Хәсәнова Тәзкирә

Әтнә ягы

Китмәскә сиңа кайттым.

Тукай моңлы Әтнә ягым.

Синнән гүзәл , ямьле җир

Бармы икән соң тагын.

Әтнә җире –туган ягым.

Шунда үтте бала чагым.

Кайларда гына тормадым,

Әтнәдәй сагынмадым.

Чит илдә яшәсәм дә,

Синдә булды уйларым.

Һич тә истән чыкмады,

Каенсар Сабантуйларың.

Күпме илләрне гиздем,

Диңгезләрдә дә йөздем.

Сагынып Ашыт суын,

Үзәкләремне өздең.

Әтнә җире –туган ягым.

Шунда үтте бала чагым.

Кайларда гына тормадым,

Әтнәдәй сагынмадым.

Яңа Шашы авылыннан Хәсәнова Тәзкирә Йосыф кызының шигыре

Марат Шайдуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев