Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хатын-кыз төрмәгә озатылды

Барып чыктык бугай инде. Ирләр генә түгел, ана исемен йөрткән хатын-кыз да, балаларыннан ваз кичеп, хәтта тиешле алиментын түләмичә йөргән.

Шуның өчен А. сигез айга мәжбүри хезмәткә хөкем ителгән булган инде. Хөкем карары көченә кергәч, Әтнәнең бер оешмасына эшкә дә урнаштырып карыйлар аны.
Баштарак тәртипле генә эшли. Ләкин матур бинада жыештыручы булып эшләү хезмәт белән бик дус булмаган хатынга 
бик ошамый күрәсең, эшенә салкын карый, сорамыйча эштән 
китә һәм гомумән, эшкә йөрми башлый А. Һәм прогул өчен эштән куыла. «Бу ханымга карата материаллар судка кертелде һәм төзәтү эшләре катгыйракка – иректән мәхрүм итүгә 
алыштырылды. Суд вакытында «эшләр идем» дип бик ялынып караса да, закон таләпләренә каршы килү мөмкин түгел. 
А. хөкем җәзасын үтәү урынына озатылды», – ди Җәза үтәтү 
инспекциясе башлыгы Клара Кадимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев