Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәсәнова Фәнзия шигыре

Хәсәнова Фәнзия, 9 класс Яңа Шашы төп мәктәбе

КЫРЛАР ТЫН ЯТА

Кырлар, кырлар... Алар тын яталар.

Мамык карлар җирне кочалар.

Ә уйларым минем, канатланып,

Бертуктамый алга очалар.

Җилләр, җилләр, нәрсә сөйлисез сез

Йорәкләргә тирән моң салып?

Кырлар, кырлар, җавап бирегезче

Ни көтәсез болай тын алып?

Йомшак кына җилләр сыйпап үтте

Тынып калган авыл кырларын.

Алар көтә ямьле яшьлек язын,

Дәртле, шаян хезмәт җырларын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев