Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәтер көне: уйланыйк

Ноябрь аеның өченче якшәмбесе халыкара юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Юк, бу ял көне дә, бәйрәм көне дә түгел. Бу – матәм көне дисәк, дөресрәк булыр.

Җир шарында юл фа­җи­галәрендә һәр 12 минут саен бер кеше үлә. Рәсми статистикага күз салсак, Татарстанда гына да соңгы ун ай эчендә барлыгы 3348 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларда 263 кеше үлгән, 4074 кеше тән җәрәхәтләре ал­ган. Ә иң аянычлысы – бу һәлакәтләрнең 396сы балалар катнашында килеп чыккан. Аларда 8 бала үлгән, 418 баланың сәламәтлегенә зыян килгән.Ә менә ноябрь аның беренче ункөнлегенә күз салсак, республика юлларында бу көннәрдә барлыгы 54 юл һәлакәте теркәлеп, аларда 4 кеше үлгән, 68 кеше тән җәрәхәтләре алган. Өч юл һәлакәте балалар катнашында килеп чыккан һәм аларның өчесендә дә балалар сәламәтлегенә зыян килгән.
Бу – саннар гына. Әмма алар артында күпме ятим балалар, балаларын югалткан ата-аналар, якыннарын югалткан гаиләләр. Юл кагыйдәләренә карата битараф булу, спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыру, тиешле тизлекне сакламыйча якыннарның да, үзеңнең дә, тирә-яктагыларның да тормышын куркыныч астына кую әнә шундый кызганыч нәтиҗәләргә китерә. Кем соң әле без кеше язмышлары белән шулай уйнарга? Кем бирде безгә мондый хокукны? Ничек җавап биреп бетерербез икән соң? Уйланыйк әле.
Юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу кө­не уңаеннан район Эчке эш­ләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе   14-20 ноябрь көннәрендә махсус акция игълан  иткән иде. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары белән очрашты. Олы Әтнәнең “Кояшкай” балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәптә балалар һәм Биектау (Әтнә секторы) юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе җитәкчесе Алсу Сафиуллина, ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев катнашында бик матур чаралар узды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Лилә Сәмигуллина укучылар белән әзерләгән чыгышны башлангыч сыйныф укучылары да, укытучылар да бик яратып кабул итте.
Шул ук вакытта ел дә­ва­мында “Юл хәрәкәте кур­кынычсызлыгы“на багышланган бәйге җиңүчеләре дә билгеләп үтелде. Аларга Алсу Рәшитовна махсус бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев