Күәм авылында яшәүче кадерле әниебез,кодагыебыз, дәү әниебез Ибраһимова Фәридә Рәиф кызынын 1 гыйнварда 50 яшьлек юбилее!
Кадерлебез!
Без сине чын күңелебездән гомер бәйрәмен белән тәбрик итәбез. Әниебез, күңеленә изге мәхәббәт тә, кабатланмый торган чын гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә гаилә учагы жылысы да, барысы да сыйган! Сиңа нинди генә авырлыклар төшсә дә, сынатмадын, көчле, сабыр булдын. Син тормышыбызның бизәге, иң якын, олы җанлы, ару-талуны белмәүче, тирә-юньдәгеләргә ярдәмчел кешебез. Сиңа булган рәхмәтебез чиксез. Олы бәйрәмен белән котлап, озын гомер, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар һәм оныклар бәхете, иминлек телибез.
Ярты гасыр гомер...
Күпме сон ул?!
Елларныңмы әллә дисбесе?!
Күңелеңдә яши һәр мизгеле,
Күзләреңдә яшәү көзгесе.
50 яшь ,50 җәй, 50 көз...
Һәрберсе үзенчә кадерле.
Үткәнең мәгьнәле шуңа да,
Язмышың җылыта бәгырьне.
Иң изге теләкләр белән кызларың,кияүләрең,оныгың.Кода-кодагыйларың да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев