Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус йоктырмас өчен нинди сабын яхшырак?

Бу сорауга билгеле вирусолог җавап бирде.

Биология фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Алексей Аграновский “Радио 1” эфирында шул сорауга җавап биргән.

“Әллә нинди кыйммәтле сабыннар алуның бер кирәге дә юк. Кемнәрнеңдер акча эшләү ысулы гына бу. “Антибактериальное” дип язылган сабын алырга тырышу да кирәкми. Кирәкми генә түгел, ярамый да. Ник дигәндә, мондый сабын тән тиресе кибүгә яки организм өчен кирәкле бактерияләрне юкка чыгаруга гына китерәчәк”, – диде белгеч.

Профессор фикеренчә, кулларны балалар сабыны белән юудан да яхшысы юк. Каты сабын, сыек сабыннарга караганда, вируслар һәм бактерияләрне яхшырак юып төшерә. Моннан тыш вирусолог су температурасының вирусны бетерүгә йогынты ясамавын да ассызыклады. Иң мөһиме, су температурасы кешегә уңайлы, рәхәт булырга тиеш.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Koronavirus-yoktirmas-chen-nindi-sabin-yahshirak-552081/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев