Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирусның иртә симптомнары билгеле

Галимнәр ковидның иртә сизелүче дүрт симптомын ачыклаган.

Кешенең яңа коронавирус белән авыруы турында аз гына сизелүче дүрт симптом белдерә ала. Бу ашказаны эшчәнлеге бозылу, конъюнктивит, хәтер һәм эшкә сәләтлелекнең кимүе һәм талчыгу. Бу хакта ТАСС Британиянең Daily Express басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Галимнәр үз нәтиҗәләрендә 36 фәнни тикшеренүгә таяна. Ковидның беренче билгесенә килгәндә, ул күңел болгану, косу, диарея һәм аппетит югалту рәвешендә күренергә мөмкин. Экспертлар билгеләвенчә, әлеге симптомнар пациентта коронавирус дигән сүз түгел, ләкин аларга игътибар итәргә һәм табиб чакыртырга кирәк.

Америка Офтальмология академиясе ассызыклаганча, икенче симптом — конъюнктивит — коронавирус расланган якынча 1-3 процент кешедә барлыкка килә.

Ирландиянең Тринит-колледжы тикшеренүчеләре, арыганлык, хәлсезлек коронавируска уңай тесты булган пациентларның яртысы өчен хас, дигән нәтиҗәгә килгән. Ул савыкканнан соң да тагын ун атна саклана ала.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirusni-irt-simptomnari-bilgele-553570/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев