Коррупциягә каршы законнарга үзгәрешләр кертелде
Хәбәрләр

Коррупциягә каршы законнарга үзгәрешләр кертелде

Коррупциягә каршы тору турындагы закон­нарга кабул ителгән үзгә­решләр нигезендә, хәзер дәүләт гражданлык хез­мәткәрләренең һәм алар­ның якыннарының акчаларын һәм мөлкәтен кон­трольдә тоту өзлексез булачак һәм «Посейдон» дәү­ләт системасын куллану аша реаль вакыт режимында гамәлгә ашырылачак.

Хезмәткә кергәндә, вазыйфага билгеләнгәндә, кадрлар резервына күчерелгәндә яисә кертелгәндә декларация тапшыру зарурлыгы сакланып кала. Законнар нигезендә хезмәткәрләр законда билгеләнгән хәлләр килеп чыкканда да мондый белешмәләрне бирергә тиеш. Мәсәлән, бәясе дәүләт хезмәткәре гаиләсенең гомуми өч еллык кеременнән артып киткән мөлкәт сатып алганда.
Система контрольдә тотылучы затның финанс яисә милек хәлендәге теләсә нинди үзгәрешләр турында тулы мәгълүматны өзлексез алырга һәм шулай ук коррупцион хокук бозуларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк (җинаять эше кузгату, коррупционерның һәм аның даирәсенең законсыз тупланган мөлкәтен тулысынча конфискацияләү).
 Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хәбәр итә.
 


Нет комментариев