Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күзгә карап...

Район Эчке эшләр бүлегенә бер граждан исеменнән гариза керә.

Ул анда үзенең банк картасыннан 50 мең ти­рәсе акчаның юкка чыгуы, шул сәбәпле ун мең­нән артык бурыч бар­­лыкка килүе турында хәбәр итә һәм чара кү­рү­не сорый.
Полиция хез­мәт­кәр­ләре тиз арада эшкә ке­решә. Тикшерүләр кар­та белән бәйле берен­че операцияләрнең мө­рә­җәгать итүче яшәгән өйдән ерак түгел урында башкарылуын ачык­лый. Барлыгы карта белән биш-алты операция башка­рылган һәм алары да мөрәҗәгать итүче яшәгән тирәдәге бан­комат­ларда.
Мөрәҗәгать итүче шик тудырырдай кешеләр белән аралашмавын да искәртә.
Полиция хез­мәт­кәр­ләре мөрәҗәгать итүче белән яшәгән хатыннан шикләнә. Һәм бу урынсыз да булмый. Сорау алуга чакыртылган ханым, картадан акчаларны дөрестән дә үзе салдыруын раслый. Ул үзе бу хакта иренә әйтергә курка. Нәтиҗәдә, әлеге эшкә нокта куела.
“Мондый очракта полициягә мөрәҗәгать ит­кәнче, иң башта карта буенча бөтен мәгъ­лүматны соратып алыгыз. Гаеплене читтән эзлисе дә булмаска мөмкин”, – ди Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев