Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көзге бозга ышанмагыз!

Юка боз катламы белән капланган су саклагычлары куркыныч тудыра.

Яңа Шашы авыл советы җирлегендә 2 зур су саклагычы бар. Бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән гражданнар, балалар арасында аңлату эшләре алып барыла. Халык әйтеме буенча, көзге боз көзге калынлыгында булса да ышан дисәләр дә, аның калынлыгы күпме булырга тиеш соң?
Саклану өчен га­ди ка­гыйдәләрне ис­тә тотарга кирәк.
Белешмә
Боз­да куркынычсызлык кагыйдәләре: исе­гездә тотыгыз, зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала, җәяүлеләр өчен боз калынлыгы 15 сантиметр булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармас­ка, ара 5-6 метр булырга тиеш.
Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
Балык тотканда бер урынга күпләп  утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 метрлы бау алырга кирәк.
Бозга спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.
Боз ватылып суга төшеп киткән очракта: паникага бирелмәскә, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк. Судан бозга чыккач аякка басарга ашыкмагыз,  шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.
Динар Биккинин, Яңа Шашы янгын куркынычсызлыгы аерым посты җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев