Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта коймага бәрелгән квадроциклда 20 яшьлек егет тә булган

Кичә Мамадышның Исхакый урамында кичке сәгать унберләр тирәсендә 12 яшьлек кыз квадроциклда барган килеш коймага бәрелеп үлде.

 Кичә Мамадышның Исхакый урамында кичке сәгать унберләр тирәсендә квадроцикл коймага бәрелгән. Авариядә 12 яшьлек кыз үлгән, 20 яшьлек егет имгәнгән.

12 яшьлек кыз, хокукы булмаган килеш, квадроцикл белән идарә иткән. Ул юлдан чыгып китеп, коймага барып бәрелгән.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, квадроцикл белән кыз бала идарә итә, 20 яшьлек егет пассажир була. Бу егет тә җитди имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-08-2021/mamadyshta-koymaga-b-relg-n-kvadrotsiklda-20-yashlek-eget-t-bulgan-5832376

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев