Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Әманәт»

Раушан Садыйков, Иске Җогып авылы

Әткәм-әнкәм инде
бакыйлыкта,
Алар хәзер җирнең куенында.
Үтим микән алар
әманәтен?
Шушы сорау һаман уемда.
Әманәт итеп әйтте алар:
«Без дә якты дөньядан китәрбез.
Туган йортыбызны
ташлап китеп,
Аны ятим, нәүмиз
итмәгез!»
Намаз саен әткәм белән
әнкәм
Багышлады безгә
 теләкләр.
«Кыйблагызны гына
 югалтмагыз,
Югалтмагыз, өзелер
үзәкләр».
Әйтә идегез безгә, тәсбих
 тартып
«Туган йортка юлны
өзмәгез.
Җимерелмәсен нигез
ташларыбыз,
Ишекләргә йозак
элмәгез!»
Череп җимерелсә өйнең стенасы,
Тәрәзәгә такта кагылса.
Рәнҗеп ятар безнең
җаннарыбыз,
Шомлы караңгылык
ураса.
Һәр догада Раббыбыздан сорадыгыз:
«Иман нуры йортта
сүнмәсен.
Ишек алларында тормыш тынып
Чүп үләне басып
китмәсен».
Әманәтегезне үтим әткәй-әнкәй
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Салкын каберегездә
түшәк булсын
Туган йортыбызның
җылысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев