Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасы паспортындагы үзгәрешләр үз көченә керде

Хәзер таныклыкның алгы ягында өстә рус, француз һәм инглиз телләрендә «Машина йөртү таныклыгы» дигән язма урын алачак.

Россиядә эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасы паспортына үзгәрешләр кертүгә бәйле боерыгы үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Хәзер таныклыкның алгы ягында өстә рус, француз һәм инглиз телләрендә «Машина йөртү таныклыгы» дигән язма урын алачак.

Моннан тыш, транспорт чарасы паспортына дәүләт теркәве сроклары, урыннар саны һәм автомобильнең техник яктан рөхсәт ителгән авырлыгы турында мәгълүматлар кертеләчәк.

Транспорт чарасын теркәү турында таныклык двигательнең ат көче белән исәпләнгән куәте һәм таможня чикләүләре турындагы мәгълүматлар белән тулыланачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-12-2020/mashina-y-rt-tanyklygy-m-transport-charasy-pasportyndagy-zg-reshl-r-z-k-chen-kerde-5789917

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев