Мөхәммәтҗанова Чулпан шигыре
Булат төш күрә
Булат йоклый, төш күрә:
Имеш, юлдан йөгерә.
“Самолёт төшкән, тизрәк
Шунда барырга кирәк!”
Баргач, күреп докторны,
Самолётка утырды:
“Каты авыртам, тизрәк
“Бальнис”ка бару кирәк!
Очып китте самолёт.
Төшеп җитте самолёт.
“Бальнис”ка алып бардылар
Һәм аны карадылар:
Ул бит авырмый икән,
Бары хәйләли икән.
Шулкадәр оялттылар...
Шул вакыт уяттылар.
Мөхәммәтҗанова Чулпан, 9 класс
Яңа Шашы төп мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев