Риваять
Өч кыз, тимер юл буйлап барганда, ыжгырып килгән ике поезд арасында калалар. Читтән карап торучылар «Болар өчесе дә үлгән инде» дип уйлый. Әмма, гаҗәпләнүләренә каршы, өч кыз да исән-сау була.
Кызлар янында йөргән шайтаннар үзара бәхәсләшә үк башлый:
– Нигә беренче кызны поезд астына ташламадың?
– Ташларсың бар, ул иртән намаз укып, Аллаһы Тәгалә белән килешеп куя, аңа берничек тә зыян салып була торган түгел. Аны Аллаһы Тәгалә саклый.
– Ә син нигә икенче кызны ыргытмадың?
– Ыргытырга, ул бит юлга чыгар алдыннан «Аятел Көрси»не өч тапкыр укый. Тиеп булмый аңа!
– Ә өченчесен? Ул бит ни Аллаһка, ни муллага ышанмый!
– Шулаен шулай да, әмма ул чыгып киткәндә аны әнисе: «Исән-имин йөреп кайт, кызым, Аллаһы Тәгалә ташламас үзеңне», – дип дога укып озатып калды. Шулай булгач, ничек тиясең?!
Балаларыбызны һәрчак матур сүзләр әйтеп, догалар укып озатып калыйк, барысы да юлларда исән-имин йөрсеннәр!
Нет комментариев