Олы Бәрәзә авылында яшәүче әтиебез Сабиров Мансур Рәхим улының 1 гыйнварда гомер бәйрәме һәм кадерле әниебез Сабирова Суфия Хәли кызының 6 гыйнварда 75 яшьлек юбилее.
Газиз кешеләребез!
Шушындый зур һәм якты бәйрәм көнендә без сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерлеләребез, сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч тормышта гомер итәргә язсын.
Якты көннең һәрбер иртәләре
Килсен сезгә кояш, нур булып,
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Куанычлар килсен ургылып.
Иң изге теләкләр белән кызыгыз, улларыгыз,
кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев