Өйдә ясалган сыр
1) 1л сөт, 2) 450 гр кефир, 3) 3 йомырка, 4) 1 а.к. тоз, 5) сарымсак, укроп, паприка.
Сөткә кефир, йомырка, тоз салып, әйбәтләп миксер белән болгатырга. Плитәгә куеп, эремчекләнә башлаганчы болгата-болгата кайнатырга. Ахырдан ваклап туралган сарымсак салырга. Плитәдән алгач марляга салып иләккә куярга яки башкача эшләргә була. Мин сөт шешәсенең төбен кисеп, тишекләр ясап сырны шунда салдым, түгәрәк форма булсын өчен. Өстенә сулы савытлар бастырып куйдым.
2-3 сәгатьтән сыр әзер була. Сырларны укроп һәм паприка тәмләткечендә әвәләдем.
Автор Гульгена Сабитова https://www.instagram.com/gulgenasabitova89/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев