Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пермь университетында сигез кешене атып үтерүче егет юрфакта укыган

Тимур Бекмансуров «Криминалистик экспертизалар» профиле буенча белем ала, ул «суд эксперты» булырга җыена.

Бүген Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университетында бер егет сигез кешене атып үтерде, тагын 24 кешене яралады. Җинаятьче үзе дә биредә үк — юридик факультетта укыган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 

Атучы егет — 18 яшьлек Тимур Бекмансуров «Криминалистик экспертизалар» профиле буенча белем ала, ул «суд эксперты» булырга җыена.

Атыш 20 сентябрьдә иртүк була. Сигез кеше урында ук үлә, 24 кеше зыян күрә. Атучы тоткарланды. Тоткарлаган чакта ул каршылык күрсәткән, аны яралаганнар. Җинаять эше ачылды, диелә хәбәрдә.

Университетта атыш башлангач, студентлар һәм укытучыларның бер өлеше бинадан чыгып китә, башкалары аудиторияләргә кереп бикләнә, тәрәзәләрдән чыгалар. Кешеләргә һәм тәрәзәләргә атучы ешет төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. 

Чыганак:https://intertat.tatar/news/incident/20-09-2021/perm-universitetynda-sigez-keshene-atyp-ter-che-eget-yurfakta-ukygan-5838400

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X