Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Путин» түләвен алмыйча вафат булган пенсионерга дигән акчаны туганнары ала алачак

Пенсионер 31 августтан соң вафат булып, сентябрьдә 10 мең сум күләмендә бирелгән түләүне алырга өлгермәсә, акча пенсионер исән чагында алып өлгермәгән пенсия белән бергә бирелә.

Пенсионер 2021 елда пенсионерлар өчен билгеләнгән 10 мең сум күләмендәге яңа «Путин» түләвен алырга өлгермичә вафат булган очракта, бу акчаны аның туганнары алырга мөмкин.

«Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча илебез территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына кадәр пенсионер булган һәр пенсия алучыга түләнә. Әгәр пенсионер 31 августка кадәр вафат булса, үлеме сәбәпле, аңа бер тапкыр түләнә торган акчаны тапшырып булмый», — дип хәбәр итте Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәте. 

Пенсионер сентябрьдә 10 мең сум күләмендә бирелгән түләүне алырга өлгермичә, 31 августтан соң вафат булса, акча пенсионерның исән чагында алмаган пенсиясе белән бергә бирелә.

Гражданнарга Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән сентябрьдә 10 мең сум акча түләнә. Россиядә пенсионерларга бер тапкыр бирелүче түләүләргә 454 миллиард сум бүлеп бирелгән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-09-2021/putin-t-l-ven-almyycha-vafat-bulgan-pensionerga-dig-n-akchany-tugannary-ala-alachak-5838427

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев