Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия кибетләрендә банан бәясе кинәт артты

Иң югары бәя апрельдә күзәтелгән, ул вакытта бер кг банан 89,3 сум торган.

Кибетләрдә банан бәясе кинәт артты. Узган ел белән чагыштырганда банан бәясе 1,5 тапкыр кыйммәтләнгән. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Иң югары бәя апрельдә күзәтелгән, ул вакытта бер кг банан 89,3 сум торган, ә июньдә 84,1 сумга кадәр төшкән. Ә 2015 елның мартында 1 кг банан өчен 96,2 сум түләргә кирәк булган.

2021 елның беренче кварталында узган елның шул чоры белән чагыштырганда Россиядә банан бәясе 1,5 тапкыр арткан.

Аналитиклар фикеренчә, бу ил эчендә даими ихтыяҗ булу, рубль курсы төшү, Эквадордан товар дефицитына (2020 елда импортның 90 проценты туры килгән) бәйле булган.

Россия Кытай белән АКШтан кала иң зур банан импортерлары өчлегенә керә. Февральдә «Коммерсант» газетасы чыганакка сылтама белән Россиягә Эквадордан банан кайтару буенча ретейлерлар проблемалары турында хәбәр иткән иде. Моңа банан уңышы начар булуы, зур ихтыяҗ һәм күпләп сату бәясе арту сәбәп булуы билгеле булды.

 Чыгшанак: https://tatar-inform.tatar/news/business/16-07-2021/rossiya-kibetl-rend-banan-b-yase-kin-t-artty-5830488

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев