Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Россия тәмнәре» конкурсы:Татарстанның иң тәмле ризыгы өчен тавыш бирегез!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана.

Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Конкурска Россия Федерациясенең 79 субъектыннан 500ләп төбәк туклану продуктларының брендлары тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасыннан конкурска 22 бренд бирелде. Алар арасында: · Татарстан Балы · Кукмара Балы · Татарстаннан «СластЕла» · Лаеш чәк-чәге · "Казан" чәк-чәге · «Татарстаннан хәләл сосискалар» · «Кичке Казан» торты · Зеленодольск катыгы · Әгерҗе лимонады · Татар икмәге · Алабуга прәнниге · Казан прәнниге · Алабуга квас эчемлеге · «Птичка Елабужская» конфетлары · Колмаклы Мамадыш икмәге · Татарстаннан “Болгар” үрдәк казылыгы · Татарча какланган үрдәк ите · Казан үрдәге · Татарча какланган каз · Казылык · "Милли сәүдә маркасы" татар чәе · Татар талкыш кәләвәсе

Белешмә өчен:

«Россия тәмнәре» төбәк туклану продуктлары брендларының беренче илкүләм конкурсы бөтен Россия буенча 7 октябрьдән башланды. Аның төп миссиясе - кулланучыларны Россиянең күптөрле тәмле ризыклары белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү мөмкинлеген күрсәтү. Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

Пресс-служба Минсельхозпрода РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев