Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы эшен өйрәнергә кушты

Хәзер кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре һәм башка компетентлы затлар рестораннар һәм кафелар эшенең бәйрәмгә куркынычын бәялиләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың компетентлы белгечләренә яңа ел төнендә җәмәгать туклануы эшен өйрәнергә кушты. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

" Мәсьәлә керде, Президент аны күрде һәм Роспотребнадзор штабына бу эшнең санэпидбезопасность ягыннан ни дәрәҗәдә мөмкин булуын эшләргә кушты", — диде Галимова. 

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе, чараларны катгыйландыру яки йомшарту белән бәйле теләсә нинди карарлар административ кына кабул ителми, дип аныклады. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм барлык хәвеф-хәтәрләрне бәяли алачак белгечләр белән консультатив эш алып барыла. 

"Якын арада җавап кайтарылачак. Президент бу мәсьәләне хәл итәргә кушты", - дип өстәде спикер.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/03-12-2020/minnihanov-poruchil-izuchit-vopros-raboty-obschepita-v-novogodnyuyu-noch-5790018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев