Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сергей Кириенко: Татарстан - креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча алдынгы төбәк

РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары креатив индустрияне төбәкләр үсеше өчен җитди ресурс дип саный.

Татарстан креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча лидер төбәкләр рәтендә. Бу хакта Сочидагы «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумында РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко әйтте.

«Креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар туплау мөмкин. Мондый аңлау федераль дәрәҗәдә генә түгел, төбәкләр дәрәҗәсендә дә бар. Хокукый шартлар, креатив индустриягә ярдәм итү буенча законнар формалаштыру турында кайгырткан беренче төбәкләр арасында Мәскәү, Ханты-Манси автономияле округы, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан Республикасы бар. Башка төбәкләр дә актив үсештә», — диде Кириенко.

Аның сүзләренә караганда, креатив индустрия — ул төбәкләр һәм тулаем ил үсеше өчен җитди ресурс. Бу керемнәрне һәм салым базасын үстерү өчен мөмкинлек. «Россия өчен бу мөмкинлекләр. Без, гадәттәгечә, креативлык белән көчле», — диде Кириенко. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-11-2020/sergey-kirienko-tatarstan-kreativ-industriyal-rg-yard-m-it-buencha-aldyngy-t-b-k-5784778

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев