Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сез районның зур көзгесе

Яңа Әтнә авылыннан Габделбәр Каюмовның «Кыш бабайга хат» бәйгесенә юллаган шигыре.

Сез районның зур көзгесе
Ае һәм кояшы да.
«Әтнә таңы»н шуңа күрә
Ярата барыбыз да.

Гәҗит карасы кушылып
Ага бит каныгызда.
Халкым өчен дия һаман
Тынгысыз җаныгыз да.

Хәзер җирдә кадерлесе
Барыбызга да саулык.
«Әтнә таңы» яшәр диеп
Ышана һәрчак халык.

Күп тиражлы гәҗит булып
«Әтнә таңы» шатлансын.
Почтальоннар тутырсыннар
Гәҗит салгыч тартмасын.

Пекарьнялар һәм кибетләр
Җитәрлек инде бездә.
Кыш бабай бүләгем диеп
Бер бина салсын сезгә.

Яңа елда яңалыклар
Ишелеп торсын сезгә.
Авырлыкларны җиңәрбез
Без булсак әгәр бергә.

Телевизор да күрсәтми
Район яңалыкларын.
Белеп була аларны тик
Укысак «Әтнә таңы»н.

Бу язмамны мин җибәрәм
Кыш бабай почтасына.
Бар теләк тә кабул булыр
Раббыбыз кушса гына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев