Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Штраф вакытында түләнелмәсә

Әтнә район суды матбугат үзәге

Административ штраф, административ хокук бозулар өчен каралган җәзаның төп төре булып тора, сумнарда чагыла һәм билгеле бер күләмдә  билгеләнә.
2020 елда Татарстан Республикасы Әтнә районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан РФ КоАП 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында 257 эш каралды, бу 2019 елдагыдан 9,7 %ка диярлек артыграк. ЮХИДИ һәм суд приставлары хезмәте мәгълүматлары буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар буенча бурычлар арта бара. Бу  машина йөртүчеләрнең штраф түләүгә елдан-ел битараф калып килүләре турында сөйли.
Штрафны күпме вакыт эчендә түләргә мөмкин соң? Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, штрафка карата шикаять бирү өчен карарның күчермәсен алганнан соң 10 тәүлек вакыт бирелә. Административ штраф Рос­сия Федерация­се Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсенең 1 өлеше нормалары буенча, җәза билгеләнгән документ законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.Кагыйдә бозучыларга штрафларны түләүгә ташламалы чор бирелә: карар чыгарганнан соң 20 көн эчендә 50 % ташлама гамәлдә.
Кайчагында автомобильчеләр аңлы рәвештә штраф турында хатны алмый,  ЮХИДИнең административ хокук бозулар турындагы карарларның күчермәләрен җибәрүе турында да хәбәрдар булмый. Күпләр хатны кул куеп  алмаганда, карар законлы көченә кермәячәк, дип саный. Бу хата. Кулга тапшырылмаган хатлар почтада саклана, саклау срогы чыккач кире җибәрелә. Шулай итеп, карар чыгып, әлеге карар турында хәбәр кире кайтарылганнан соң ун тәүлек узгач үз көченә керә.
Күпләрне камерадан алынган штраф өчен кулга алырга мөмкиннәрме дигән сорау борчый. Юк, мөмкин түгел. 20.25 маддәнең 3 өлеше нигезендә әлеге маддәнең 1 өлешендә каралган административ кулга алыну Админист­ратив хокук бозу өчен административ штраф түләмәгән затка карата кулланыла алмый.
Әгәр сезне патруль хезмәте хезмәткәре туктатса, РФ КоАП 20.25 маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк. Штрафны вакытында түләмәү ачыкланган очракта, йөртүчене судка китерәләр. Биредә аны кулга алганчы җәза көтәргә мөмкин
Штрафны вакытында түләмәсәң, штраф түләттерү өчен эш суд приставлары хезмәтенә тапшырыла. Алар 5 көн эчендә әҗәтнең бөтен суммасын түләүне таләп итә. Эш шунда ки, суд приставларына ЮХИДИдән суд приставларына бурычлы шоферлар буенча эш материалларын кергәндә, суд приставы-башкаручы бурычлының адресына 5 көн эчендә бурычны ирекле рәвештә түләү турында таләп җибәрергә тиеш. Әгәр бурычлы кеше бу таләпне ирекле рәвештә үтәмәсә, суд приставы һәр штрафка 7 процент күләмендә әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә  өстәмә исәпли.
Әгәр штрафыгызны вакытында түләмәсәгез, сезне ни көтә? РФ Административ хокук бозулар кодексында 20.25 маддә бар. Әлеге маддәнең 1 өлеше штраф түләүдән качарга маташкан өчен түбәндәге җәза төрләрен күздә тота:
* сумманы икеләтә арттыру;
* 15 тәүлеккә кадәр арест;
* 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр.
Шулай итеп, административ штраф түләмәү нә­ти­җәсендә килгән зыян шактый кыйммәткә төшәргә  мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев