Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сөт ташый торган машина юлга чыккан шоферны бәрдергән

Нәтиҗәдә, ир-ат һәлак булган.

Кичә кичке унберенче яртылар тирәсендә республиканың Питрәч районында, «Царево» торак комплексында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган.

Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе машинасын тиешсез урында туктатып, юлга чыккан. Йөк ташый торган машинаның шоферы караңгыда автомбильне күрмәгән, аңа килеп бәрелгән, «Лада»ның йөртүче дә тәгәрмәч астында калган.

«Нәтиҗәдә, ир-ат һәлак булган. Карап торышка аңа 30 яшьләр тирәсе иде», - дип искәртте авариянең шаһитлары.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-07-2021/kazan-yanynda-s-t-tashyy-torgan-mashina-yulga-chykkan-shoferny-b-rderg-n-5831115

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев