Таләпләр үтәлергә тиеш
Хәбәрләр

Таләпләр үтәлергә тиеш

Район эчке эшләр бү­легенең ЮХИДИ бү­лек­чәсеннән алынган мәгълүматлар буен­ча, 15 марттан 21 мартка кадәр юл хәрәкәте ка­гыйдәләрен бозу белән бәй­ле 30 очрак теркәлгән.

Шулар арасыннан,  бер йөртүчегә – “обгон”га чыккан өчен, ике йөртүче баласын махсус утырткычта йөртмәү сәбәпле административ протоколлар төзелгән. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган ике йөртүчегә 30 мең сумга кадәр штраф һәм ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Шул ук вакытта штрафын вакытында түләмәгән биш йөртүчегә исә штрафны икеләтә күләмдә түләргә яки 15 тәүлеккә кадәр арест яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган. Дүрт вак юл һәлакәте теркәлгән.


Нет комментариев