Танылган бакчачы вафат
Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә «Мәрҗани» мәчетендә узачак.
Икътисад фәннәре докторы, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, профессор, академик, язучы, икътисадчы, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат булды. Бу хакта аның хатыны Венера ханым хәбәр итте.
21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде, дип язган иде «Интертат». Ике айга якын ул хастаханәдә ятты.
Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә «Мәрҗани» мәчетендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев