Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан ашлыкны чит илләргә чыгаруны 2023 елда 59 процентка арттырган

Узган ел Татарстан егермедән артык илгә 123 мең тонна ашлык озаткан. Россия Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән коллегиянең уртак утырышында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Республика аграрийлары 2022 елгы күрсәткечләрне 59 процентка уздырган темпка иреште. Моннан тыш, Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе өчен Кытай базарларын ачу юнәлешендә эш алып барылды», - дип искәртте докладчы.

Галиев сүзләренчә, республикада 97 предприятие продукцияне экспортлау хокукына аттестацияне уңышлы узган һәм Экспортерлар реестрына кертелгән.

Ул 2023 ел башыннан бирле 174 мең тоннадан артык күләмдә хайваннардан алынган продукция, терлекләр өчен азык һәм азык өстәмәләре чит илгә чыгарылуын әйтте.

«Контрольгә алынган продукцияне өченче илләргә экспортлау һәм аны Евразия икътисади берлегендә әгъза булып торган илләргә озату хокукына реестрларга кертү өчен идарә тарафыннан 53 предприятие тикшерелгән. Нәтиҗәдә, 50 предприятие аттестацияне уңышлы узган һәм өч предприятие эш процессында», - дип искәртте ведомство җитәкчесе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев