Татарстан табиблары берничә тапкыр үпкә ялкынсынуы кичергән баланы коткарган
Хәбәрләр

Татарстан табиблары берничә тапкыр үпкә ялкынсынуы кичергән баланы коткарган

Бу хакта МАКС каналында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

Хастаханәнең 2 нче номерлы хирургия бүлегенә авыр анамнез белән бер кыз килә. Табиблар ачыклаганча, уң үпкәсендә киста барлыкка килү аркасында кыз берничә тапкыр үпкә ялкынсынуын кичергән.

Табиблар кистаны кисеп алган. Кабат үпкә ялкынсынуы барлыкка килмәсен өчен, уң яктагы бронхның өске өлешен абтурацияләгәннәр (томалаганнар).

Операция уңышлы үткән. Баланың хәле яхшырган, аны Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарганнар.

Татар-информ


Нет комментариев