Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда битлек режимын 2022 елга кадәр озайттылар

Коронавирус аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне озайту турында карар имзаланды.

Россиядә Covid-19 аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар имзаланды. Моңа битлекләр, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне саклау керә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Санитар кагыйдәләрнең үзгәрүе турында карар бар. Алар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла. Моңа битлек режимы да керә», — диде Авдонина.

Ул уңай санитар-эпидемиологик вазгыять булганда, яз көне битлек режимын бетерүне карарга мөмкиннәр дип өстәде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-11-2020/tatarstanda-bitlek-rezhimyn-2022-elga-kad-r-ozayttylar-5788027

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев