Татарстанда иртәгә томан һәм көчле җил көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда иртәгә томан һәм көчле җил көтелә

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

28 майда Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән томан булачак, ә көндез көнбатыштан исүче җилнең көчәюе көтелә. Һава торышы начар булу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә: реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качарга ярамый.

«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны караусыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.

Татар-информ 


Нет комментариев