Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда узган тәүлек эчендә 55 кеше коронавирус йоктыруы ачыкланган

Республикада пандемия башланганнан бирле Covid -19 инфекциясе белән зарарлануның 8 985 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid -19 инфекциясе белән зарарлануның 55 яңа очрагы теркәлгән. Биш очрак читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

«Ун кеше хастаханәгә урнаштырылды, 45 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Чирләүчеләрнең күбесе 30-50 яшьлек кешеләр арасында ачыкланган, алар 23 кеше. 50дән 60 яшькә кадәр 11 һәм 60 тан 70 яшькә кадәргеләр арасында авыручы 10 кеше билгеле.

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган, биредә 36 кеше чир йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Яшел Үзән (дүрт кеше) һәм Лаеш (өч очрак) районнары алда бара. Кама Тамагы һәм Буа районнарында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы ике кеше бар. Чаллы, Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8,9 меңнән артык кеше авырган. Аларның 7,9 меңнән артыгы сәламәтләнгән, шул исәптән 63 кеше — узган тәүлектә.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/11-11-2020/tatarstanda-uzgan-t-lek-echend-55-keshe-koronavirus-yoktyruy-achyklangan-5784733

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев