Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яңа ел корпоративлары буенча карар 10 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк

Яңа ел чараларына карата әлегә яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый, дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Ул билгеләп үткәнчә, традицион рәвештә яңа ел корпоративлары һәм чаралары декабрьнең 20 нче числосында башлана. Шуңа күрә, ул вакытта республикада коронавирус буенча килеп туган вәзгыятьтән чыгып, бәйрәм чаралары уңаеннан өстәмә чикләүләр кертү турында Карар кабул ителәчәк, дип аңлатты санитар табиб.

Роспотребнадзор вәкиле хәбәр иткәнчә, Президент чыршысына әзерлек башланды һәм ведомство чараны оештыру буенча зур булмаган чикләүләр кертте. Шулай итеп, чикләүләр катнашучылар саны һәм аларның яше буенча булачак. Моннан тыш, барлык җәмәгать урыннарында да битлек режимын сакларга кирәк булачак, дип тәмамлады Авдонина.

Чыганак: https://kazan.mk.ru/social/2020/11/13/reshenie-po-novogodnim-korporativam-v-tatarstane-primut-k-10-dekabrya.html?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев