Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәгендә кабат су юк

Олы Әтнә авылының халык телендә “Поле чудес” дип йөртелгән ягында бүгенге көндә су юк.

Көннәр бик кызу тора. Аллаһы Тәгалә сакласын, янгыннар чыга күрмәсен. Елның-елында көннәр кызулана башлауга су мәсьәләсе баш калкыта. Соңгы берничә елда яңа су башнялары да урнаштырдылар. Тик вәзгыять үзгәрмәде.

– Бер айдан артык инде яңгыр яуганы юк. Корылык та тискәре йогынты ясамый калмый. Кызганычка каршы, скважиналарда су юк. Суны урлап, сиптерүчеләр артты. Шунысы куркыныч, янгын гидратларында да су бетә, – диделәр районның торак-коммуналь хуҗалыгыннан.

– Ике скважина бер сәгатькә 20 куб су бирә. Тик күп итеп куллангач, су җитеп бетми. Коммуналь хуҗалык эшләми түгел эшли. Яңа гына ике насос алыштырырга туры килде, тик бакчага, бәрәңге араларына су сиптерү нәтиҗәсендә кулланыш күләме дә арта, – дип аңлатма биреп үттеләр биредә.

Бүгенге көндә коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре рейдлар белән дә чыга башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев