Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә берәү печән алам дип, мошенникларга акча күчергән

Хуҗалыкларда печән әзерләү эше бара.

Кыш малларга ашатырга хуҗалыклар печән әзерлиләр. Авыл халкының тырышлыгыннан файдаланып калырга теләүче мошенниклар да бар икән. Район авылларының берсендә яшәүче кеше, печән белешкәннән соң мошенникларга эләгә. Әлеге мошенниклар без "предоплата" белән эшлибез дип печән сораучыдан 14000 мең акча сораганнар. Шулай итеп әлеге кеше 14000 мең акчасыз һәм печәнсез кала.

Берүк башта печән белешкәнче, сатучының мошеник түгелме икәнен белешеп бетерегез, бер белмәгән кешеләргә акчалар күчерә күрмәгез. Кешене күреп, печәне барлыгына инанганнан соң гына алыш-биреш ясагыз. Гадәттә печәнне китергәннән соң гына акчасын алалар. Телефон аша гына сөйләшеп, килешкән кешеләр алар мошенник булырга мөмкиннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев