Әтнәдә җил көчәя
Һава торышы салкынның бераз кимүе белән сөендерә. Алай гына да түгел, иртәгә, гомумән, 0 градус тирәсенә калыр дип фаразлана.
Бүген төнлә -15 градус тирәсе иде, акрынлап кими барып, кичкә -5 тирәсенә калачак. Бер яхшының бер яманы дигәндәй, җил көчәя. Аеруча көндезге сәгатьләрдә - җилнең тизлеге 15-18 м/с булачак. Бу, үз чиратында, "җәяүле буран"га китерер кебек.
Ни генә булмасын, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев