Әтнәләр кабат беренче
Хәбәрләр

Әтнәләр кабат беренче

Сабада 2007-2008 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенә зона туры бәйгесе узды.

Әлеге ярышларда Әтнә спорт мәктәбе егетләре 9 команда арасында 1 нче урынны яуладылар. Тренерлары Вәлиуллин Минтахир Рәфкать Улы.

Җиңүчеләрне бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда уңышлар телибез.


Нет комментариев