Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тормыш юлы

Раушан Садыйков, Иске Җогып авылы

Тормыш безгә бер бирелгән,
Ул – Ходайның бүләге.
Ничек узабыз без аны –
Уйлап бәя бир әле?
Булдымы изге эшләрең
Халкымны куандырган.
Горурланып уза алырмы
Балаң синең юлыңнан?
Әткәң-әнкәң әманәтен
Сыкранмый үтәдеңме.
Рәнҗетеп туган
йортыңны –
Нигезен сүтмәдеңме?
Читтә яшәп авылыңны
Син нәүмиз итмәдеңме?
Күз генә ташлап зиратка
Читләтеп үтмәдеңме?
Тату, матур яшәдеңме
Авылдашларың белән?
Авыр сүз әйтеп аларга
Рәнҗетмәдеңме икән?
Тормыш юлың булмадымы
Үкенечле, заялы?
Ничек үткәрдең гомерең
Уздымы ул файдалы?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев