Түбән Көек авылында терлекчелек фермасында янгын чыгуы турында хәбәр бүген төнлә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, бозау абзарының эчке яктагы тактадан эшләнгән бүлемнәренә ут кабуын ачыклаган. Янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре 85 бозауны эвакуацияләгән.
Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. Аның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.
Нет комментариев