Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган телем – иркә гөлем

Мәрьям Абдуллина, Иске Өҗем мәктәбе

Син дә, мин дә татар җи­рендә туганбыз, яшибез. Син – минем өчен җир йөзендәге иң матур, кадерле, назлы гөл.
 Яшең минекеннән бик күпкә зуррак булса да, барыбер, син- минем өчен якын дус, чөнки минем барлык уйларымны, хыялларымны, серләремне иң беренче булып белеп торасың.
Синең белән мине иң беренче әнием таныштырды. Башка туганнарыма да якын идең син. Һәрвакыт безнең өйнең матур бизәге булдың. Без барыбыз да сине яратабыз, саклап кына торабыз.
Тора-бара мин синең кебек гөлләрнең тагын да бик күп булуын белдем.
Алар арасында синнән гүзәлрәкләре дә, ямьсезрәкләре дә бар икәнен курдем. Төрле зурлыкта, төрле төстә иде алар. Кайберләрен, кызыгып, үзебездә үстереп тә карадым. Араларында матур гына үсеп киткәннәре дә, күчереп утыртырга маташканда шиңеп төшкәннәре дә булды. Ә менә кайберләре шунда ук сине, минем кечкенәдән яратып тәрбияләп үстергән гөлемне кысрыклый ук башладылар. Бер бакчага сыймый башлагач, йолкып атарга туры килде үзләрен.
Син һәрвакыт саклап, тәр­бияләп, сулар сибеп, чүпләрне утап торганда гына матур итеп үсәсең, чәчәк атасың. Мин моны һәрвакыт истә тотам. Киләчәктә бакчамда нинди генә гөлләр үссә дә, син һәрвакыт иң якыны булып калырсың.
Мин синең орлыкларыңны җыеп, дусларыма, туганнарыма өләшермен.
Үзем дә сине, әнием миңа бүләк иткән кебек, балаларыма иң кадерле әйбер итеп тапшырырмын. Алар да сине минем кебек яратырлар, кадерләп үстерерләр, сакларлар.
Безнең икебезнең дә Туган илебез – татар җире. Илебезгә ты­­ныч тормыш телим мин. Шул вакытта гына безнең ки­лә­чәгебез якты булыр, и минем иркә гөлем – газиз Туган телем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев