Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урман гүзәле күңелгә якын

Өйне чыршы белән бизәү гадәти хәл.

Тик урман гүзәлкәен якын тирәдән генә табып булмый. Дө­рес, Урман хуҗалыгына ка­ра­ган куакларда бар алар... Бу хакта ГКУ “Ислейтар урманчылыгы” җитәкчесенең урынба­са­ры Алмаз Халиуллиннан сораштык.
– Ясалмасына караганда хуш исле, чын урман гүзәле күңелгә якынрак. Балалар да шу­нысын күбрәк яраталар. Әйтегез  әле: чыршыны каян алырга соң?
– Өеңдә яңа ел уенчыклары белән бизәлгән урман гүзәлең булса, бик куңелле, әлбәттә. Шундый күңелле вакытта ул чыр­шының каян алынуын уйлау­чылар бик аздыр. Биектау районында яңа ел чыршылары әзерләү ГБУ “Ислейтар урман хуҗлыгы” тарафыннан башкарыла. Яңа ел чыршылары сатып алуга бәйле барлык сораулар буенча: ТР, Биектаү районы, Наратлык авылы, 25нче йорт адресы яки 8(84365)63500; 63480 телефоннары аша шалты­рата аласыз.
– Чыршыны узең чабып алып кайтырга ярамавын бар да бе­лә, тик андыйлар барыбер табыла...
– Ылыслы яшь агачларны законсыз чабуны булдырмау максатыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ГКУ “Ислейтар урманчылыгы” тарафыннан   №843-осн “2020-2021 елларның яңа ел алды чорында ылыслы яшь агачларны саклауны тәэ­мин итү турында”гы боеры­гы дөнья күрде. Әлеге боерык нигезендә түбәндәге чаралар уздырыла: беренчедән, масса­күләм мәгълүмат чыганак­ла­ры аша халыкка аңлату эш­ләре алып барачакбыз;  икен­чедән, урман хуҗалыгы һәм хокук саклау органнары хез­мәткәрләренең уртак патруль  хез­мәте булдырыла; өченчедән, үзәк юлларда стационар пост­лар куела.
– Ә чыршыны чапкан өчен нинди санкцияләр каралган...
– РФ законнары буенча яшь ылыслы агачларны законсыз чапкан өчен түбәндәге  кү­ләм­нәрдә административ штрафлар салына:
Белешмә
гражданнарга – 5 мең сум; вазифаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр; юридик затларга – 200дән 300 мең сумга кадәр. Шул ук гамәлләр төрле механизм һәм автомототранспорт чаралары кулланып башкарылса, административ штраф салу күләме түбәндәгечә була:  гражданнарга – 4 меңңән  5 мең сумга кәдәр; вазифаи затларга – 40 меңңән 50 мең сумгача; юридик затларга – 300 меңңән  500 мең сумга кадәр. Шуңа күрә урман гүзәленә балта белән сугар алдыннан, урман хуҗалыгына ки­тергән зыян өчен булачак җаваплылык турында уйлагыз.
Бер уңайдан, ГКУ “Ислейтар урманчылыгы” һәм ГБУ “Ислейтар урман хуҗалыгы” районның барлык халкын якын­­лашып килүче Яңа 2021  ел белән котлый! Барыгызга да бәхет, саулык-сәләмәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, эшләрегездә уңышлар һәм тыныч күк йөзе тели!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев