Уттан саклану гарантиясе

Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы
Янгыннарда кешеләрнең үлемен кисәтүгә һәм халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауга карамастан, 2020 елда Әтнә районында 20 янгын чыккан.
Ут дистәләгән торак йортны һәм ишегалды корылмаларын тулысынча юкка чыгарды. 2020 елда Әтнә районында янгыннарда 2 кеше фаҗигале төстә һәлак булды. Болар барысы да безне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм тирә-юньдәгеләрдән бу таләпләрне үтәү турында уйланырга мәҗбүр итә.
Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен, шулай ук ягулык мичен урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм янгын вакытында дөрес гамәлләр кылмау милекне юк итүгә, ә иң аянычы кешеләрнең һәлак булуына китерә. Төзексез мичләр, җылылык котелларыннан һәм төтен чыгу торбаларыннан файдаланмагыз. Алкогольне артык күп кулланмагыз. Үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмалары янында тәмәке тартмагыз. Вакытында иске (тузган) электр чыбыкларын алмаштырыгыз, бу эшне бары тик профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Электр челтәрләренә артык көчәнеш ясамагыз. Бер очракта да төтенләгән, янган йортларга кермәгез.
Янгын күзәтчелеге булеге сезгә үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмаларыгызда янгын хәбәрчеләре (пожарный извещатель) урнаштырырга, йортта 4 литрдан да ким булмаган күләмдә ут сүндергеч булдырырга киңәш итә.
Исегездә тотыгыз, сезнең йортыгызның иминлеге һәм сезнең тормыш куркынычсызлыгы сезнең үзегезгә генә бәйле! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү – сезнең тормышыгыз һәм торагызның уттан саклануына гарантия.
Белешмә
Янгын вакытында 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 18:00“Атнинский оконный завод” “Атнинский оконный завод” районыбызның барлык гүзәл затларын язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый.4600
-
8 март 2021 - 17:00Район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы котлый Ихтирам белән район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы3800
-
8 март 2021 - 16:00Ирек Мөхәммәтшин котлый Ирек Мөхәммәтшин, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе6400
-
8 март 2021 - 15:00Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре котлый Ихтирам белән Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре4300
-
8 март 2021 - 14:00Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе котлый Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе4400
-
8 март 2021 - 13:00Руслан Фәйзрахманов котлый Руслан Фәйзрахманов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе6900
-
8 март 2021 - 12:00Айнур Ямалмев хатын-кызларны котлады ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хатын-кызларны, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.3300
-
8 март 2021 - 11:00Ленур Зәйнуллин котлый Ленур Зәйнуллин, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры6400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.6200
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.4300
-
8 март 2021 - 08:00Бәйрәмегез котлы булсын, хатын-кызлар!Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.7501
-
7 март 2021 - 14:06Кызлар волейбол уйнадылар Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан төрле оешмаларда эшләүче кызлар волейбол уйнадылар.13901
-
7 март 2021 - 19:50Томат үсентесе бик озын һәм тамырлы булмасын өчен нәрсә эшләргә Помидор үсентеләрен үстерүчеләр яхшы белә, еш кына аның үсентесе юка һәм озын була.12900
-
6 март 2021 - 16:30Гөлгенә Сабитовадан рецепт Күзикмәк камыры: 1) 100 м сөт, 2) 50 гр сыер мае, 3) 1 йомырка, 4) 1 а.к. песок, 5) 1 б.к. тоз, 6) он.12500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика