Россиялеләргә якын айларда прививка ясый башлаячаклар, дип сөйләде РФ Президенты матбугат секретаре.
Якын айларда Россиядә коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыра башлаячаклар. Әмма прививканы ирекле рәвештә генә ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта YouTube-каналда RT хәбәр итә.
«Бар кешене дә вакциналаштыру мөмкин түгел. Ул ирекле булырга тиеш һәм ул бары ирекле булачак», - дип белдерде Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Басма мәгълүматлары буенча, прививка ясау кампаниясенең төгәл башлануы әлегә игълан ителмәгән.
Нет комментариев