Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Васильевода өй түбәсендә су асты көймәсе - служаклар истәлегенә һәйкәл

Яшел Узән районы Васильево бистәсендә яшәуче Рөстәм Гыйләҗетдиновның йорты яныннан узучылар йортның бик тә үзенчәлекле булуына игътибар итә. Түбәдә рубка... әйтерсең, су асты көймәсе.

Баксаң, йорт хуҗасының максаты да шул булган – йортын су асты көймәсенә охшатып ясау.

Шул рәвешле Рөстәм әфәнде диңгезчеләрнең хәтерен мәңгеләштерүгә алынган. 

1967 нче елның 8 сентябрендә «К-3» су асты көймәсендә янгын чыгып, экипажның 39 әгъзасы һәлак булган. Икенче отсек тулысынча янып беткән, чөнки анда булучылар, башкаларны исән калдыру хакына, аны ябып куйган. 23 яшьлек Рөстәм Гыйләҗетдинов хезмәт иткән борт фаҗига булган көймә янәшәсендә була. Ул хәрбиләрнең батырлыгына таң кала. Су асты көймәсендә хезмәт иткән егетләрнең армиядән кайтырына нибары 4 көн калган була... Рөстәм әлеге егетләрне онытмаска суз бирә һәм ниятен ярты гасыр узганнан соң тормышка ашыра.

Журналист Рәсим Хаҗиев әлеге үзенчәлекле йортта булды. 

Чыганак: http://yashel-uzan.ru/news/yashәesh/vasilvoda-y-tbsend-su-asty-kymse-sluzhaklar-istlegen-ykl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/JQXK7ZVKLEY